Быелгы “KAZANSUMMIT 2012” нең яңалыклары шактый

Алар чараның исеменнән үк башлана

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 17 майда Татарстан башкаласында ачылачак “KAZANSUMMIT 2012” бу юлы масштаблырак булуы белән истә калыр, мөгаен. Быелгы IV саммит узганнарыннан тагын да дәрәҗәлерәк булуы, чакырылган кунакларның, тәкъдим ителә торган инвестиция проектларының күплеге белән аерылып торачак. Ул халыкара инвесторларны, Россия һәм чит илләрнең хакимият вәкилләрен, финанс структуралары җитәкчеләрен, эшмәкәрләр һәм эшлекле элитаны, Россия, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, БДБ, Ауропа, Азия илләреннән экспертлар һәм галимнәрне бер мәйданга җыячак. Бу хакта бүген журналистларга “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов җиткерде.
Кыска гына дүрт еллык тарихы эчендә Казанда оештырылучы халыкара саммит зур адымнар ясап, чын дәрәҗәсендә исемен аклый башлады. Тарихка күз салсак, аның беренчесе Татарстан башкаласында 2009 елда ишекләрен ачкан иде. Шушы вакыт эчендә ул ислам финанслары буенча фәнни конференциядән Россиянең халыкара багланышларын ныгытуга хезмәт итүче, аның төрле төбәкләренә инвестицияләр җәлеп итүне стимуллаштыручы эре халыкара икътисади саммит дәрәҗәсенә үсеп җитте. Ул Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән мөнәсәбәтләрен ныгытуда мөһим платформага әйләнде.
Линар Якупов ассызыклаганча, быелгы саммитның яңалыклары шактый. Яңалыклар халыкара чараның исеменнән үк башлана. Моңа кадәр ул Ислам бизнесы һәм финансы халыкара саммиты дип йөртелсә, быелдан Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади хезмәттәшлеге буенча халыкара саммит дип йөртеләчәк.
“Беренчедән, Россиянең бу илләр белән мөнәсәбәтләре ислам финанслары һәм бизнесы белән генә чикләнми, алар киңрәк, сәүдә үсеше, инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлек буенча да зур потенциал бар”, - дип аңлатты исемдәге үзгәрешне Линар Якупов. Аның ассызыклавынча, быел беренче тапкыр “KAZANSUMMIT 2012” РФ Федерация Советының актив булышлыгында оештырыла. Саммит беренче көннәреннән үк ТР Президентының яклавы астында уза. Бу шәхси-дәүләт партнерлыгы проекты. Аны тигез өлешләрдә ТР казнасы белән спонсорлар финанслый.
Быелгы халыкара чара кунакларның күплеге белән аерылып торачак. 2009 елдагы тәүге саммитта катнашучылар саны 250, 2010 елда 450 гә, узган ел исә 750 гә якын булса, быел саммитка 1000 гә якын кунакны көтәләр. Алар арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән 30 дан артык ил вәкиле дә булачак.
Ике көнлек программада каралган чаралар гаять тыгыз. Аерым алганда, Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы икътисади мөнәсәбәтләргә һәм алар арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре, инвестицияләр җәлеп итүгә багышланган ике сессияне эченә алган стратегик форум узачак. Саммитның беренче көнендә шулай ук “Россия төбәкләренә озак вакытлы чит ил инвестицияләре җәлеп итү сәләте” дигән “түгәрәк өстәл”, ислам икътисады һәм финансларына багышланган конференция узачак. 17 май программасында шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре парламентарийларының “түгәрәк өстәл”е урын алган. Анда әлеге оешмага кергән 12 ил, БДБ илләре һәм Россиянең берничә төбәге парламентарийлары катнашачак. Чарада парламент дәрәҗәсендә, законнар чыгару дәрәҗәсендә мөселман дөньясы белән Россия төбәкләре арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү хакында сүз барачак. Гарәп медиаүзәге белән берлектә быел саммит кысаларында тәүге тапкыр халыкара ММЧ Россия төбәкләре белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдәге роленә багышланган “түгәрәк өстәл” оештырыла. Бу чарага 120 ММЧ теркәлгән.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы, Россиянең туры инвестицияләр фонды һәм Яңа инвестицион проектларны этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы арасында килешү имзаланачак. Саммит кысаларында тагын берничә мөһим килешү имзалау ниятләнә.
Саммитның 18 май программасы тулысы белән диярлек Инвестиция форумына багышланачак. Форум кысаларында гомуми күләме 289 млрд сумлык 96 инвестиция проекты презентацияләнәчәк. Аларның 96 процентты Татарстаннан тәкъдим ителә. Проектлар, нигездә, инфраструктура, төзелеш, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, җиңел сәнәгать, эшкәртү сәнәгате, мәгълүмат технологияләре, хәләл индустрия, хезмәтләр күрсәтү, туризм өлкәләренә карый.
Узган ел исә барлыгы шундый 35 проект чыгарылып, аларның яртысыннан артыгын Россия төбәкләре тәкъдим иткән булган. Шуларның 10ы зур кызыксыну уяткан, “Быелгы проектларның өчтән бер өлеше генә кызыксыну уятса да бу яхшы нәтиҗә булачак”, - ди Линар Якупов.
Быелгы саммит кысаларында шулай ук “Казан” ат спорты комплексында ат чабышлары, “Казан ярминкәсе” мәйданында КAZANHALAL күргәзмәсе узачак.
“KAZANSUMMIT дөньяда таныла торган брендка әйләнде. Ул Россиянең Татарстанны таныту, имиджын үстерү чарасы. Әлеге мәйдан ярдәмендә Татарстанның Россия төбәкләре белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында күпер буларак роле ныгый бара. Ислам Конференциясе оешмасы бүген 57 илне берләштерә. Аларның барысы да Россия җитештерүчеләре өчен җитди сату базары. Шул ук вакытта бу илләр инвестиция проектлары буенча да җитди партнерлар. Татарстанда җитештерелгән продукциянең яртысыннан артыгы экспортка китүгә карамастан, бу илләрнең күбесендә республика әле тәкъдим ителмәгән”, - дип ассызыклады Линар Якупов.