Covid-19га каршы махсус җайланмалар җитештерү оешмалары исемлеген әзерләделәр

Исемлеккә аэрозоль комплекслары һәм дистанцион термометрлар белән тәэмин итә торган предприятиеләр кергән.

(Казан, 14 апрель,«Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коронавирус таралуга каршы махсус җиһазлар чыгара торган предприятиеләр исемлеген бастырды. Исемлекне министрлыкның рәсми сайтында урнаштырдылар.

 «Яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауны тәэмин итү җиһазлары җитештерә торган предприятиеләр», — дип күрсәтелгән ведомство сайтындагы исемлеккә аңлатмада.

«Исемлектә урамнарны аэрозольле дезинфекцияләү өчен комплекслар, медицина тикшерүләре өчен комплекслар, кеше тән температурасын үлчи торган тепловизион регистраторлар, күчмә тепловизорлар һәм коронавирус белән көрәшү өчен белгечләргә кирәкле башка приборлар җитештерә торган компанияләр бар.