ТР бизнес-омбудсмены Татарстанда кайбер сәүдә үзәкләре эшчәнлеген туктатып торуга бәйле вазгыятьне шәрехләде

Тимур Нагуманов сүзләренчә, шуңа бәйле рәвештә, республиканың 2 мең эшмәкәре кыен хәлдә калган

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйалов). Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов мәгълүматлары буенча, "Адмирал"дагы янгыннан соң үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, республиканың кайбер сәүдә үзәкләре эшчәнлеген туктатып торуга бәйле рәвештә, 2 меңнән артык эшмәкәр кыен хәлдә калган.

"Ни үкенеч, төгәл сан юк, чөнки күп кенә объектлар буенча без хәтта милекчеләрнең үзеннән дә арендаторларның саны турындагы белешмә ала алмыйбыз. Беренчел бәяләүләр буенча, булган мәгълүматлардан чыгып, 2 меңнән артык эшмәкәр турында сүз бара", - диде Тимур Нагуманов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында.

ТР бизнес-омбудсмены сүзләренчә, аның адресына кайбер сәүдә объектлары эше туктатылуга бәйле рәвештә катлаулы вазгыятьтә калган эшмәкәрләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр алына. "Мин үзем дә, хезмәткәрләрем дә һәрчак элемтәдә. Кызганычка, барлык милекчеләр белән дә сөйләшә алмыйбыз, алардан башка ниндидер мәсьәләләрне хәл итеп булмый. Шуңа да карамастан, аларны табарга, арендаторлар белән дә, сәүдә объектларының милекчеләре белән дә сөйләшергә, хәлне ачыкларга тырышабыз", - дип аңлатты Т.Нагуманов.

Искәртәбез: бүген Казанда суд приставлары «XL-Базар» сәүдә үзәге эшчәнлеген туктатты. Сәбәбе - тикшерү барышында ачыкланган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу.  Бизнес-омбудсмен сүзләренчә, әлегә ул объект буенча аңа мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

"Аның эшчәнлеген туктату турындагы мәсьәлә бүген генә туды. Бездә нинди объектларның эшчәнлеге туктатылачагы хакындагы мәгълүматлар юк. Бөтен республика буенча объектларның гомуми исемлеге генә бар, әмма кайчан, нәрсә булачагын без белмибез. Бу, әлбәттә, - зур проблема, шуңа да без вазгыятькә карап эш итәбез. Әлегә XL милекчеләре белән сөйләшә алмадык, әмма хезмәткәрләр хәзер моның белән шөгыльләнә. Якын арада аларны табарбыз дип өметләнәм", - диде Нагуманов.

Хәзер иң мөһиме - эшчәнлекләре туктатылган сәүдә үзәкләре белән якын арада ни булачагын аңлау һәм мөмкин булган объектларда эшне башлау, дип ассызыклады агентлыкның әңгәмәдәше.

"Тиз арада эшчәнлеген яңадан башлап булмаган объектлар буенча шәһәр һәм район җитәкчеләре белән эшмәкәрләрне урнаштыру эшләре алып барыла. Бу яктан бизнесменнар үзләре дә активлык күрсәтә, вариантлар эзли", - дип билгеләп үтте ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкил.