Татарстан - төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Россиядә алтынчы урында

2019 елда республикада төп капиталга инвестицияләр 640,8 миллиард сум тәшкил иткән.

(Казан, 14 март,«Татар-информ»). Татарстан - төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Россия төбәкләре арасында алтынчы урында. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, «2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада төп капиталга инвестицияләр 640,8 миллиард сум (2018 елда – 629,7 миллиард сум) тәшкил иткән». Республика әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында әйдәп бара.

Тулаем алганда, Россия буенча Татарстанны Федерациянең Мәскәү (2 триллион 856,9 миллиард сум), Мәскәү өлкәсе (1 триллион 44,9 миллиард сум), Ханты-Манси автономияле округы (953,5миллиард сум), Ямал-Ненец автономияле округы (864,9 миллиард сум) һәм Санкт-Петербург (690,7 миллиард сум) кебек субъектлары узып китә.

Республика буенча предприятие һәм оешмаларның үз акчалары өлеше төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләмендә – 64, ә җәлеп ителгән акчалар 36 процент тәшкил иткән. Соңгылары арасында 13,7 проценты – бюджет, 7,4 проценты – кредит һәм 1,4 проценты өлешле төзелешкә оешмалар һәм халыктан җәлеп ителгән акчалар.

«Татар-информ»агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстандагы федераль мәйданчыкларга 69 яңа резидент килгән.