Әлкидә су башняларын карап-төзәтеп торуга дип техника алуга “Лизинг-Грант” программасының кирәге чыккан

Бурычтан котылуга 3 ел каралган

 (Казан, 14 март, “Татар-информ”). Моны “Лизинг-Грант” программасы кысаларынд алганнар: кран бәясенең 1 миллион сумын Татарстан Икътисад министрлыгы аша биргәннәр, калган 950 мең сумын 3 елга бүлеп түләү мөмкинлеге бар.

Предприятие тиздән канализацияләр өчен бетон боҗралар эшләүгә керешәчәк. Моның өчен материал – ком-гравий катнашмасы, цемент, тимер сетка, арматура әзерлиләр, дип яза “Әлки хәбәрләре”.