^"Татнефть" Түбән Камадагы нефть химиясе тармагын үзгәртеп кора

^"Татнефть" Түбән Камадагы нефть химиясе тармагын үзгәртеп кора

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). "Татнефть" Түбән Камадагы нефть химиясе предприятиесе составыннан профильле булмаган һәм сервис хезмәте эшчәнлекләрен алып, гомуми хезмәт күрсәтү үзәге оештырырга ниятли. Сүз "Түбән Кама Шин", "Түбән Кама Техуглерод", Түбән Каманың механика заводы, "Татнефть-Нефтехим-ойл" ҖЧҖ һәм "Эластик" заводы турында бара. Аерым алганда, предприятиеләрнең механика һәм автотранспорт, капиталь төзелеш, хосусый милек идарәсе, җәмәгатьчелек туклану хезмәтләрен мөстәкыйль итү планлаштырыла. Шул рәвешле, механик хезмәтләре механика заводы базасында берләшәчәк. Транспорт хезмәтләре берләшеп, җаваплыгы чикләнгән җәмгыять булачак. Моннан тыш, предприятие составыннан склад хуҗалыкларын һәм саклау бүлекчәләрен дә чыгарып, берләштерәчәкләр. Предприятие балансындагы тулай торак һәм торак йортлар коммуналь милеккә тапшырылачак.