^Төркиянең монополиягә каршы комитеты "Tupras" компаниясе сатуларын үткәрү вакытын раслады

^Төркиянең монополиягә каршы комитеты "Tupras" компаниясе сатуларын үткәрү вакытын раслады

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Төркиянең монополиягә каршы комитеты "Tupras"ның ("Татнефть" узган ел буе бу предприятиене контрольдә тоту өчен көрәшкән иде) нефть эшкәртүче предприятиеләре төркеме буенча ачык сатулары вакытын раслады. Төркиянең "Sabah" басмасы хәбәр итүенчә, Төркия компаниясенең акцияләр пакетын сатуга 12 апрельдән соң, компаниянең акционерларының гомуми җыелышы булгач куячаклар.

12 апрельдә "Tupras" акционерларының гомуми җыелышында компания үзгәртеп оештырылачак. "Tupras"ның нефть эшкәртүче заводларына киләчәктә ягулык белән тәэмин итүче шәхси челтәре булачак сәүдә компаниясе дә өстәләчәк. Экспертлар фикеренчә, бу компаниянең бәясен күтәрү өчен эшләнелә.

Төркия һәм Россиянең аналитиклары фикеренчә, "Tupras"ның апрель сатуларында 2004 елның февралендә "Tupras"ның нефть эшкәртүче заводлары төркеменең 65,76 процент акцияләренә 1,3 миллиард доллар тәкъдим иткән "Татнефть"-"Zorlu" консорциумы да катнашачак. Әмма 2004 елның ноябрендә Төркиянең Югары административ суды килешүне, дәүләт мәнфәгатьләр исәпкә алынмау сәбәпле, гамәлдән чыгарган. Шул ук вакытта Төркиянең "Hurriyet" газетасы әлегә мөстәкыйль аудиторлык компанияләре компаниянең финанс хәлен тикшерү белән мәшгуль булганда, Төркия Хөкүмәтенең "Tupras"ны хосусыйлаштыру мәсьәләсе буенча консультанты "Citigroup" аукционда җирле һәм чит ил компанияләренең катнашуы турында сөйләшүләр алып баруын билгеләп үтә.

Искә төшереп үтәбез, узган атнада Истанбул фонд биржасында чит илнең 6 компаниясе Tupras төркеменең 14,76 процент акциясен сатып алган, шул рәвешле, Төркиянең Хосусыйлаштыру идарәсе карамагындагы акцияләр пакеты (апрельдә "Татнефть" көрәшергә тиешле) 65,76 проценттан 51 процентка калды.