Казан май комбинаты кетчуп җитештерә

Казан май комбинаты кетчуп җитештерә

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Казан май комбинаты кетчупларның беренче партиясен чыгара башлый. Якын арада әлеге продукт "Mr.Ricco" брэнды белән кибет киштәләрендә пәйда булачак. Казан май комбинаты яңа кетчупны уртача бәядә (килограммы 60 сумга кадәр) сатарга планлаштыра (Россиядә кетчуп куллануның 38 проценты туры килә).

Казан май комбинатының генераль директоры Дмитрий Харитонов сүзләренчә, комбинат киңрәк ассортимент булдырырга тырыша. Комбинат үсемлек мае, майонез, кетчуп чыгарудан тыш, тиз арада традицион булмаган соуслар (Россиядә популярлашып килүче) җитештерә башлаячак, дип хәбәр итә "Казан май комбинаты"ААҖнең матбугат үзәге.