“Элекон”ның миллиардер буласы килә

“Элекон”ның миллиардер буласы килә

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Казанның “Элекон” 2005 елда тауар продукциясен узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 28,5 процентка арттырып, 1 миллиард сумга җиткерергә ниятли. Завод чыгара торган продукциянең төп төрләре – запор арматурасы, ут техникасы, махсус техника. Хәзерге вакытта предприятие цехларында Германия, Япония, Швейцария җиһазларын урнаштыру бара. Шәхси конструктор һәм технология хезмәтләрен үстерү, хәзерге эшләнмәләр конструкцияләрен һәм технологик процессларны камилләштерү, шулай ук төп производство белән идарә итүнең заманча мәгълүмат системасын төзү планлаштырыла.