М12 Мәскәү – Казан трассасын вакытыннан алда төзергә мөмкиннәр

Бюджеттан тыш чаралар җәлеп итү эшне 2027 елга кадәр тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). «Автодор» компаниясе шәхси акчалар җәлеп итү ярдәмендә М12 Мәскәү – Казан трассасын билгеләнгән вакыттан иртәрәк төзү мөмкинлеге турында белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. «Шәхси инвесторларның М12 проектына карата кызыксынуы югары булуын исәпкә алып, без аны бюджеттан тыш чаралар җәлеп итү хисабына 2027 елга кадәр тәмамлау мөмкинлеген карыйбыз», - дип ачыклык кертте «Автодор»ның идарә рәисе Вячеслав Петушенко. Аңа кадәр РФ Хисап палатасы яңа трассаны төзү эшләрен тәмамлау срокларына бәйле рәвештә «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры 2020 елга планлаштырылганнан җиде елга соңрак ачылачагы, ә аны торгызу кыйммәтләнәчәге хакында кисәткән иде. «Автодор»да искәртүләренчә, РФ Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелгән өстәмә анализ М12 трассасын төзү кирәклеген раслаган. Шул ук вакытта, 2019 елда әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен планлаштырылган 2,6 миллиард сум күләмендәге акча файдаланмыйча калдырылган, ә 140 миллион сум күләмендәге финанслар ел ахырында гына биреләчәк. Шуның белән бергә, дәүләт компаниясендә Россия һәм чит ил компанияләре тарафыннан Мәскәү – Казан трассасын төзүгә карата кызыксынуның зур булуына игътибар юнәлттеләр. РФ Президенты Владимир Путин да әлеге магистральне төзү өчен дәүләт-шәхси партнерлыгы механизмнарын куллану кирәклеген искәрткән иде. М12 Мәскәү – Казан түләүле трассасының гомуми озынлыгы 729 чакрым тәшкил итә, шуның 142 чакрымы Татарстан территориясе аша уза. Автомобиль юлын төзегәндә республикада Идел елгасы аша яңа күпер сафка бастырылачак. Яңа магистраль М7 «Волга» трассасының дублеры һәм «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак.