news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин һәм Денис Мантуров КАМАЗ юбилеена киләчәк

Кама автогиганты бүген ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). КАМАЗның 50 еллыгына багышланган тантаналы чараларда Россия Президенты Владимир Путин белән бергә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров та катнашачак. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бәйрәм чаралары циклы автомобиль заводында Россия Президенты Владимир Путин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һ.б. рәсми затлар катнашында дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.

Бүген иртән Мантуров, Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә котлау урнаштырып, автогигантны юбилее белән тәбрик итте. «Бүген атаклы Кама автомобиль заводы — КАМАЗга 50 ел тула! Аның тарихы гаҗәеп казанышларга бай. Заводка 1969 елда нигез салынган, биш ел эчендә чиста кырда заманча йөк автомобильләре җитештерә торган гаять зур предприятиеләр комплексы калкып чыккан. КАМАЗның ярты гасырлык тарихында биредә җитештерелгән машиналар Россиядә дә, чит илләрдә дә киң танылу тапкан», - дип язган министр.

  • Кама автогиганты бүген ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Нәкъ менә 1969 елның 13 декабрендә булачак автозавод мәйданчыгында төзелеш эшләре башланып китә. Ә инде 1976 елның февралендә беренче йөк автомобиле конвейердан төшә. Бүген заводта юбилей уңаеннан тантаналы митинг узачак. Анда РФ Президенты Владимир Путин да катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100