Татарстан Федераль бюджетка килеп ирешкән салым түләүләре буенча – Россиядә 6 нчы һәм Идел буе федераль округында 1 нче – Россиянең Федераль салым хезмәте

Агымдагы елның 11 аенда ТРның салым органнары тарафыннан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 311,6 млрд.сум җыелган

 (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Агымдагы елның 11 аенда ТРның салым органнары тарафыннан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 311,6 млрд.сум җыелган, бу, үткән ел белән чагыштырганда, 2,3 процентка күбрәк. Белгечләрнең фаразы буенча, ел ахырына кадәр тагын якынча 32 млрд.сум җыелачак.

Мондый мәгълүматны бүген ТР Финанслар министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин белдерде.

Киңәшмәдә 2013 нче елда ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре һәм 2014 нче елга ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары сөйләшенде.

Коллегия эшендә РФ финанслар министры Антон Силуанов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм салым түли торган эре предприятие җитәкчеләре катнашты.

М.Сәфиуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 11 аенда ТРда җыелган барлык салымнарның 172,8 млрд.сумы федераль бюджетка күчерелгән, бу, үткән ел белән чагыштырганда, 2,3 процентка күбрәк, ТР консолидацияләнгән бюджетына 138,8 млрд.сум күчерелгән, бу шулай ук үткән ел күрсәткеченнән 2,3 процентка күбрәк.

Нигездә, физик затларның кеременә салынган салым хисабына үсеш күзәтелгән. Салымның әлеге төре буенча, 44 млрд.сум җыелган.

Шулай итеп, физик затларның кеременә салынган салым хисабына республика бюджетының өчтән бере һәм җирле бюджетларның өчтән икесе тәэмин ителә. ТР буенча Федераль казначылык идарәсе фаразлаганча, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, салымның әлеге төреннән 51 млрд.сум акча керәчәк, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 10 процентка күбрәк.

М.Сәфиуллин билгеләп үткәнчә, социаль һәм милек өлкәсендә тотып калынасы акчаның күләмен 30 процентка арттыруга карамастан, әлеге үсешкә ирешеп булган.

Моннан тыш, Татарстан - бюджетка милек салымнарының түләнүе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер. Аерым алганда, транспорт салымыннан килеп ирешкән акчаларның күләме 19 процентка арткан, оешмаларның милкенә салымнан – 30 процентка, физик затларның милкенә салымнан - 19,4 процентка, махсус салым режимнары буенча салымнардан - 6,2 процентка.

Шул ук вакытта 2013 нче елның гыйнвар-ноябрендә керемгә һәм өстәлгән бәягә салынган салымнан җыелган акчаларның күләме 3,9 млрд.сумга кимегән. Төп сәбәпләре - аерым алганда, кайбер товарларга дөнья бәяләренең һәм ТР предприятиеләре продукциясенә иҗтыяҗның кимүе.

ТР буенча Федераль казначылык идарәсе тәртип бозган салым түләүчеләргә карата контроль эшен көчәйткән. Җинаять эшен кузгату өчен, тикшерү органнарына 1,5 млрд.сумлык түләнмәгән салымнар, пеня, штрафлар буенча 116 материал тапшырылган. Әлеге материаллар буенча, 16 җинаять эше кузгатылган.

ТР буенча Федераль казначылык идарәсе мәгълүматы буенча, республикада салымга бәйле бурычларның салым керемнәре белән чагыштырмасы 20,3 проценттан (2010 нчы ел башы) агымдагы елның 1 нче ноябренә 9,8 процентка кадәр кимегән.

Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин ТР салым хезмәте хезмәткәрләренең һәм көчен ТР икътисады һәм салым базасын ныгытуга юнәлдергән республика җитәкчелегенең сыйфатлы эшчәнлеген билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы, Федераль бюджетка килеп ирешкән салым түләүләре буенча, Россиядә 6 нчы һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 нче урынны алып тора.