Силуанов: “Федераль дәрәҗәдә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау өчен, без төбәкләрне тыңларга тиеш”

Казанда Идел буе федераль округы төбәкләренең бюджетара мөнәсәбәтләре үсеше буенча киңәшмә үтте

 (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда, “Корстон” кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында Идел буе федераль округы төбәкләренең бюджетара мөнәсәбәтләре үсеше һәм консолидацияләнгән бюджетларының баланста булу мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ финанслар министры Антон Силуанов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы составындагы төбәкләр башлыклары һәм кайбер федераль министрлык вәкилләре катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә катнашучылар РФ Президентының “май” указларының үтәлешенә, Идел буе федераль округы төбәкләренең бюджетара мөнәсәбәтләре үсешенә һәм консолидацияләнгән бюджетларының баланста булуына бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Моннан тыш, бюджетларның тотрыклыгын тәэмин итү һәм бурычларны оптимальләштерү буенча Идел буе федераль округы төбәкләренең башкарма хакимият органнары кулланган чаралар, бюджетларның үтәлеше һәм 2014 нче елга, 2015-2016 нчы еллар планлы чорына бюджетларны формалаштыру буенча Идел буе федераль округы төбәкләренең проблемалы мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәне ачканда, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич әйтеп үткәнчә, “бюджет процессында төп бурычларның берсе – РФ Президентының “май” указларын тормышка ашыру. Киеренке эш алып барыла, ләкин без куелган бурычларны үтибез. Акчаларның җитәрлек булуы, бюджетларның баланста булуы, һәр төбәктән чыгып, дәүләт бурычының хәле, инвестицион проектларда катнашу буенча төбәкләрнең мөмкинлеге, тармак индикаторларының “юл карталарына” туры килүе буенча мәсьәләләр турында сөйләшү мөһим”. М.Бабич сүзләренчә, якындагы бюджет елына ысулларны һәм 2015-2016 нче елларга үтәлеш фаразларын сөйләшү мөһим. “РФ Президентының Федераль Җыенга юлламасында барлык бурычлар төгәл билгеләнгән, - диде ул. – Һәм безгә, дәүләт башлыгының барлык йөкләмәләре башкарылсын өчен, эшне шул рәвештә планлаштырырга кирәк”.

Россия финанслар министры Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, аның ведомствосы федераль округларда, РФ Президентының указлары үтәлешенә һәм аларның акчалар белән тәэмин ителешенә нәтиҗәләр ясау өчен, губернаторлар һәм финанслар министрлары белән киңәшмәләр уздыра. А.Силуанов сүзлрәенчә, вазгыять гади түгел. Ул искәртеп үткәнчә, мондый киңәшмәләрнең максаты – акчаларны өстенлекле максатларга юнәлдерү өчен, бюджетларның тулылану чыганакларын, төбәкләрдәге резервларны анализлау.

РФ финанслар министры: “Федераль дәрәҗәдә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау өчен, без төбәкләрне тыңларга, планнарга төзәтмәләр, бюджет процессына тәэсир итә торган законнарга ачыклык кертергә тиеш”, - дип сөйләде ул. “Финанслар министрлыгының чыганакларны кайдан алырга кирәклеген аңлау бар”, - дип йомгак ясады Антон Силуанов.