Бүген Казанда ачылган конференциядә Федераль контракт системасы турындагы закон үзенчәлекләре буенча фикер алышалар

Конференция ике көн дәвам итәчәк

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан Федераль контракт системасы турындагы 44 нче санлы закон үз көченә керәчәк, ул хәзерге дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товар, хезмәтләр сатып алу турындагы 94 нче законны алмаштырачак. Яңа законның үзенчәлекләре турында бүген сүз Идел буе физик тәрбия һәм спорт академиясендә ачылган “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы” темасы буенча Идел буе федераль округы төбәкләре конференциясендә барды. Конференция ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары Евгений Елин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова, Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко, ИФО төбәкләре вәкилләре катнашты.
Федераль контракт системасында каралган күп кенә яңалыклар белән бәйле рәвештә, аның эш үзенчәлекләре турында, яңа законны практикада кулланачак дәүләт һәм муниципаль структура белгечләре белән фикер алышу зарурияте туды. Конференция әнә шул максатны күздә тота.
Галина Изотова конференциядә катнашучыларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән сәламләде һәм конференция уздыру турындагы карарның яңа шартларда эшләргә әзерләнүгә кискен ихтыяҗ тууы нәтиҗәсендә кабул ителүен билгеләп узды. Ул яңа законның алга таба куллану тәҗрибәсенә карап бераз үзгәртелергә мөмкинлеген дә шәрехләп үтте. “Федераль контракт системасы тәүге тапкыр дәүләт заказын мөстәкыйль көйләү өлкәсе буларак билгели, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товар һәм хезмәтләр сатып алуның бөтен циклын закон бердәмлеге белән тәэмин итә. Эшнең төп нәтиҗәләренең берсе бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген арттыру булырга тиеш”, - дип билгеләп узды Галина Изотова.
Закон максатлары һәм яңалыклары турындагы “Контракт системасына – 114 адым – процедура подходыннан ахыргы нәтиҗә буенча бәяләмәгә” темасы буенча РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Евгений Елин чыгыш ясады. Ул моңарчы булган системадан аермалы якларга тукталды. Евгений Елин билгеләп үткәнчә, яңа закон нигезендә, ахыргы нәтиҗә мөһим булачак, арзан контракт төзү максаты күздә тотылмый, бердәнбер поставщик табигый күренеш түгел, ә искәрмә генә булачак, ягъни беренче очраган поставщик белән контракт төзүнең кирәге юк, башлангыч бәяләр куелмаячак һәм башкалар.
Федераль Монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко ИФО төбәкләре вәкилләрен Федераль Монополиягә каршы хезмәтнең Казанда урнашкан уку үзәгенә чакырды, анда федераль контракт системасы буенча укыту программасы үткәреләчәк.
Конференция ике көн дәвам итәчәк, аның кысаларында пленар утырышлар узачак, аларда федераль контракт системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.