ТР Инвестицион үсеш агентлыгы республикада инвестицион мохитне бәяләүнең төп нәтиҗәлелек күрсәткечләрен эшләде

Аларның берсе - төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). ТР Инвестицион үсеш агентлыгы республикадагы инвестицион мохитне һәм агентлык эшчәнлеген бәяләүнең төп нәтиҗәлелек күрсәткечләрен эшләде. Алар - төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме (бюджет акчаларыннан тыш), җәлеп ителгән чит ил инвестицияләре, шул исәптән туры инвестицияләр күләме, инвесторлар булдырган эш урыннары саны. Һәр квартал һәм һәр ел ТР Инвестицион үсеш агентлыгының эшчәнлеге әлеге күрсәткечләр буенча бәяләнәчәк, дип хәбәр итәләр агентлыктан.
Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан икътисадына 420,1 млн доллар чит ил инвестицияләре җәлеп ителгән. Шуларның 333,8 млн доллары – туры инвестицияләр. Бу, узган елның шул чорына караганда, 4,3 тапкырга артыграк. Төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме исә 235,8 млрд сум тәшкил итә.