“КАМАЗ”га 43 ел

1969 елның 13 декабрендә экскаваторчы Михаил Носков автогигантның беренче объекты урынында бер чүмеч җир алган

 (Чаллы, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген “КАМАЗ” туган көнен билгеләп үтә: 1969 елның 13 декабрендә экскаваторчы Михаил Носков булачак автогигантның беренче объекты урынында бер чүмеч җир алган.
Предприятие 43 нче туган көнен яхшы җитештерү, коммерция һәм финанс-икътисад күрсәткечләре белән каршы ала. 2012 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча “КАМАЗ” ААҖ төп эшчәнлек төрләре буенча 2011 ел нәтиҗәләрен уздырачак.
Декабрь башына “КАМАЗ” ААҖ ел башыннан алып 47,5 меңгә якын машина комплекты чыгарган, бу узган елның 11 аена караганда 4,7 меңгә яки 11 процентка күп дигән сүз. “КАМАЗ” двигательләрен җитештерү күләме дә сизелерлек арткан. 11 айда автомобильләрне җыю конвейеры һәм двигательләр заводы, “Камминз Кама” җыю пункты 50,5 мең двигатель һәм егәрлек агрегаты алган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3,75 меңгә яки 8 процентка күбрәк. “КАМАЗ” дилерлары, сервис үзәкләре, корпоратив һәм башка кулланучылары 11айда 13 млрд. сумлык запас частьлар алган. Декабрь башына кадәр 11 млрд. сумнан артык диверсификация продукциясе җитештерелгән.
Бүген “КАМАЗ” авыр тонналы һәм уртача тоннада йөк автомобильләре җитештерә. Компаниянең югары фәнни-җитештерү мөмкинлекләре 40 серия йөк машиналары модельләрендә гамәлгә куелган. Моннан тыш, предприятие тагылма арбалар, автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы, дизель һәм газ двигательләре, егәрлек агрегатлары чыгара, дип хәбәр итә “КАМАЗ” ААҖ матбугат хезмәте.