«Казан Ярминкәсе»ндә Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит илләр белән сәүдә-икътисади багланышларын үстерүгә багышланган зур сөйләшү узачак

«Казан Ярминкәсе»ндә Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит илләр белән сәүдә-икътисади багланышларын үстерүгә багышланган зур сөйләшү узачак

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген «Казан Ярминкәсе»ндә Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит илләр белән сәүдә-икътисади багланышларын үстерүгә багышланган зур сөйләшү узачак. Әлеге чара Бөтендөнья Татар конгрессының IV Корылтае кысаларында оештырыла.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, анда катнашучылар «Җиңел һәм азык сәнәгате», «Машина, приборлар төзү», «Нефтехимия» һәм «Төзелеш» секцияләренә бүленеп эшләячәк. Аларның һәрберсендә Татарстанның чит төбәкләрдәге һәм илләрдәге вәкиллекләре, сәүдә йортларының шул илләр, төбәкләр базарына үзебездә җитештерелгән товарларны чыгару буенча республика предприятиеләре белән хезмәттәшлеген арттыру юллары эзләнәчәк. «Түгәрәк өстәл» утырышларында ТР министрлыклары-ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан предприятиеләре, чит илләр һәм төбәкләрдәге бизнес вәкилләре, вәкиллекләр, сәүдә йортлары җитәкчеләре катнашуы көтелә.