Банк вәкилләре вкладчикларга акча кертемнәренең ышанычлылыгын вәгъдә итә

Банк вәкилләре вкладчикларга акча кертемнәренең ышанычлылыгын вәгъдә итә

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүгенге көндә ышанычлы банкларның клиентларга кертемнәр күләменә карап түли торган акчалары, ягъни керемлелек түбән түгел. Банклар кертем процентлары югалмавына ышандырып, өметле гарантияләр тәкъдим итә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган “түгәрәк өстәл” утырышында “Татфондбанк” АИКБ” ААҖ нең берәмле продуктлар үсеше бүлеге башлыгы Лариса Серова, “Казан банкы” КБЭР ҖЧҖ депозит операцияләр бүлеге башлыгы Юлия Чернышова, Татарстан Саклык банкының халык кертемнәре һәм исәп-хисап бүлеге башлыгы Раилә Кәримова һәм “БТА – Казан” АКБ ның берәмле бизнес үсеше белән идарә итү буенча продукт менеджеры Надежда Косарева сөйләде.

Вкладчикка салым күләме нинди булуы турында борчылырга урын юк. “Салым инспекциясенә барып йөрү дә кирәкми, банк үзе салым акчасын отып калып, аны бюджетка күчерә”, - дип, Надежда Косарева клиентларның күп кенә мәшәкатьләренең банкның үз өстенә алуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, Салым законы буенча кертеме 4 мең сумнан да артмаган клиенттан салым бөтенләй тотылмый. Ул шулай ук күптән түгел призлар уйнатылганда төп бүләк автомобиль булуын искәртеп, башка банклар арасында “БТА-Казан” банкының бу мәсьәләдә үрнәк булуын ассызыклады. “Мондый очракларда без мәгълүматларны Салым инспекциясенә җибәрәбез һәм вкладчикка салымны мөстәкыйль рәвештә түләү мөмкинлеге тудырыла”, - дип белдерде Надежда Косарева.

Лариса Серова исә, күптән түгел кабул ителгән банкларга мөстәкыйль рәвештә кертемнәрнең процентларын киметүне, төрле исәп-хисаплар алып баруны тыючы закон уңаеннан үз фикерләре белән уртаклашты. “Без мондый тайпылышларга беркайчан да бармадык. Һәрвакыт клиент файдасына эшләргә омтылдык. Клиент хокуклары кысрыклануын тойса, башка банк белән хезмәттәшлеккә күчә. Ә үз клиентларын югалту бер банк файдасына да түгел”, - дип басым ясады ул. “Татфондбанк” АИКБ” ААҖ нең берәмле продуктлар үсеше бүлеге башлыгы әйтүенчә, банкның килешү срогы кысаларында процент ставкасын киметә алмавыннан тыш, аның ашыгыч кертемнәр буенча комиссия күләмен үзгәртү хокукы да юк.

Вкладчикларга банкның бөлгенлеккә төшүе нәтиҗәсендә акчаларын югалту өчен куркырга урын юк. Бу хакта Татарстан Саклык банкының халык кертемнәре һәм исәп-хисап бүлеге башлыгы Раилә Кәримова хәбәр итте. “Кертемнәрне иминиятләштерү системасына килгәндә, Саклык банкы эшчәнлеге сәясәтендә бу мәсьәлә һаман көн кадагында булып килде. Шуңа күрә теге яки бу финанс операцияләрен башкарганда, башлангыч шарт сыйфатында, кертемнәрнең клиент өчен һичнинди шөбһәсез саклануын һәм кире кайтаруны тәэмин итәбез”, - дип ышандырды ул. Аның сүзләреннән аңлашылганча, кертемнәрне иминиятләштерү турындагы закон нигезендә, мондый очрак килеп чыкканда, клиентка акча 100 процент дәрәҗәсендә кире кайтарыла (кертем 100 мең сумнан артмаганда). 100 мең сумнан артып киткән очракта, суммадан өстәмә 90 процент күләмендә түләнә. Гомумән ул 400 мең сумнан да артмаска тиеш. Әгәр дә иминият очрагы берничә банкка кагылса, иминиятләштерү нәтиҗәсендә кире кайтарылырга тиешле акча һәр банк өчен аерым санала, әмма һәрберсендә аның 400 мең сумнан да күбрәк булмавы зарур.

Банк вәкилләре утырыш барышында бертавыштан хәбәр иткәнчә, иң актив вкладчиклар булып, пенсионерлар исәпләнә. “Пенсионерлар иң намуслы вкладчиклар дип саныйм. Чөнки алар килешү таләпләренә буйсынып, финанс чараларын вакытыннан алда салдырмый, киресенчә, өстәмә акчалар түләп тора. Мөстәкыйль рәвештә кертемнәрне яңа срокларга рәсмиләштереп, алар балаларына яки оныкларына ярдәм күрсәтүне кайгырта. Мирас булып күчкән акчаларны алыр өчен, вариска мирас турында таныклык белән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - дип аңлатты “Казан банкы” КБЭР ҖЧҖ депозит операцияләр бүлеге башлыгы Юлия Чернышова.

Раилә Кәримова пенсионерлар өчен мөһим булган тагын бер мәсьәләгә тукталып, 90 ныч елларда үз көчен югалткан кертемнәрнең компенсациясе турында аңлатты. “1991 елның 20 июненә Саклык банкына салынган кертемнәр илдә компенсациягә лаек дип танылды. Түләүләрнең күләме ел саен Хөкүмәт тарафыннан билгеләнә. 2008 елда - 56 миллиард сум, 2009 елда – 70 миллиард сум һәм 2010 елда 85 миллиард сум күләмендә финанс чаралары каралган”, - диде ул.