“Татнефть” Ростехнадзор каршындагы Советка керде

“Татнефть” Ростехнадзор каршындагы Советка керде

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Кичә Мәскәүдә экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт каршында Дәүләт контроле (күзәтчелеге) советы төзелде. Ул җәмәгатьчелекне дә җәлеп итеп, коллегиаль карарлар кабул итү өчен оештырылган.

Хәзер экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт үз эшендә күренекле сәясәтчеләр, галимнәр, эшлекле даирә вәкилләре белдергән җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алырга бурычлы. Аның максаты – күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү һәм төрле министрлык, ведомство һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек. Совет составына Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Россия фәннәр академиясенең 11 академигы, эре нефть табу, энергетика, транспорт һәм башка компанияләрнең, шул исәптән "ЕЭС России" РАҖ, "РЖД" ААҖ, "АК "Транснефть" ААҖ, НК "Роснефть" ААҖ, "Газпром" ААҖ, "АК "Алроса" ЯАҖ, "ЛУКОЙЛ" ААҖ, "ТНК-Би-Пи", "ТАТНЕФТЬ" ААҖ, "ЕВРОЦЕМЕНТ ААҖ вәкилләре керде. Иҗтимагый берләшмәләрнең вәкилләре дә Совет әгъзалары булды.