Түбән Кама шиннары өчен логистика үзәге оештырыла

Түбән Кама шиннары өчен логистика үзәге оештырыла

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). «Түбән Кама Шин» ачык акционерлык җәмгыятенең рәсми дистрибьюторы булган «КАМА» сәүдә йорты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Түбән Камада үзенең логистика үзәген оештыра. Аның максаты – кулланучыны шин продукциясе белән тәэмин итүне аңа булган ихтыяҗны исәпкә алып нәтиҗәле рәвештә оештыру. Логистика үзәгенең проект варианты сайланган инде, бүгенге көндә подрядчылар арасында тендер оештыру буенча әзерлек эшләре алып барыла. Проектның инвесторы – «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте.

2006 елда «КАМА» сәүдә йорты склад программасын гамәлгә ашыруга кереште. Агымдагы елда «КАМА» сәүдә йортының ярдәмче предприятиеләре – «Кама-Юг» (Ростов-Дон), «Кама-Түбән Кама», «Кама-Казан», «Кама-Урал» (Пермь), «Кама-Волга» (Волжский) һәм «Кама-Центр» (Мәскәү) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре гомуми мәйданы 29 мең квадрат метр чамасы тәшкил иткән «җавапларны саклау» складларын арендага алды. Склад программасын үтәү сату күләмен 4 процентка арттырырга һәм 70 миллион сум күләмендә өстәмә табыш алырга мөмкинлек бирде.