Инвестицияләр җәлеп итү өчен иң беренче чиратта чит ил фирмалары арасында танылу, анда Татарстанның имиджын күтәрү кирәк

Инвестицияләр җәлеп итү өчен иң беренче чиратта чит ил фирмалары арасында танылу, анда Татарстанның имиджын күтәрү кирәк

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Швейцариянең Цюрих шәһәрендә Татарстан Республикасының “Бизнес өчен инвестицион мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек перспективалары” исеме астындагы икътисадый форумында катнашкан делегация әгъзалары әнә шулай дип белдерә. Бүген алар Министрлар Кабинетында үткән традицион матбугат конференциясендә, дөньви банк капиталы иленнән алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашты.

Инде хәбәр ителгәнчә, 10 – 12 декабрь көннәрендә Цюрих шәһәрендә оештырылган форумда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация эшләде . Делегация составында – Татарстан Президенты каршындагы икътисад мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, “Ак Барс” БАНК, “ЗЕНИТ” банкы башлыклары, “КамАЗ”, “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехим”, “Татэнерго”, “Татспиртпром”, “Казан вертолет ”, “Казан моторлар җитештерү”, “Чистай сәгать” заводлары кебек эре предприятие җитәкчеләре .

ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов хәбәр иткәнчә, форум эшендә шулай ук Швейцария һәм күрше Европа дәүләтләреннән 250 ләп хакимият органнары вәкилләре һәм әйдәп баручы иң эре финанс компанияләре катнашкан. “Әлеге форум иң беренче чиратта республиканың халыкара имиджын күтәрүгә һәм потенциаль инвесторларның, шулай ук Татарстан белән хезмәттәш башка эшлекле партнерларның өстәмә игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелде. Бездә эшләп килүче танылган предприятиеләр чит ил компанияләре арасында үзләрен тагын бер кат таныта алдылар”, - ди Хафиз Салихов.

Икътисадый форум барышында Татарстан икътисады өчен мөһим булган 4 эре килешүгә кул куелган. Шуның беренчесе, Татарстан Хөкүмәте белән Франциянең “ARC International” компаниясе һәм “Васильево пыяла заводы” җәмгыяте арасында хезмәттәшлекне үстерүгә ниятләү меморандумы. Бу килешү буенча республика территориясендә пыяладан савыт-саба һәм башка көндәлек кирәк-ярак җитештерү буенча предпритяие ачу күздә тотыла. Хафиз Салихов белдергәнчә, мондый җитештерү комплексы әлегә Россиядә юк һәм биредә 60 миллион Евро күләмендә инвестицияләр килергә мөмкин. Татарстан ягыннан бу килешүне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Республика Хөкүмәте башлыгы шулай ук Европа илләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлек тудыручы тагын ике мөһим килешүгә кул куйган. Бу – Татарстан Хөкүмәте белән Франциянең “Shneider Electric” компаниясе һәм “Татэнерго” ААҖ арасында хезмәттәшлекне җәелдерүгә ниятләү хакындагы меморандум. Брифингта катнашкан “Татэнерго” предрприятиесе генераль директоры Илшат Фәрдиев аңлатканча, Франциянең әлеге компаниясе Казанда республика энергетиклары өчен иң кирәкле электротехник җиһазлар эшләү заводы төзергә җыена. “Бу дөньяви лидер белән без хезмәттәшлекне башлаган идек инде. Хәзер аны тагын да киңәйтеп, зуррак проектларны гамәлгә ашырырга ниятлибез һәм бу бүгенге көн өчен генә түгел, ә киләчәк буын өчен дә гаять файдалы хезмәттәшлек буласына ышанам”, - ди “Татэнерго” башлыгы. Ул шулай ук Цюрих һәм моңа кадәр Бөекбританиядә узган әлегедәй форумнарның әһәмияте зур булуга басым ясый. Соңгысында Татарстан делегациясе составында “МЕГА – Казан” компаниясе идарәчесе Андерс Лильенстольпе әфәнде дә катнашкан. Ул анда Россиядәге бизнесның торышы һәм Татарстанда моңа яңадан-яңа мөмкинлекләр ачылып тору, республика предприятиеләренең икътисадый потенциалы турында чыгыш ясаган. Илшат Фәрдиев фикеренчә, бу да безнең өчен - мәртәбә, “чөнки чит ил партнерларбыз безне алдан ук өйрәнгән була, үзебез дә шул хакта сөйлибез, ә инде читтәге хезмәттәшләребезгә безнең хакта Татарстанда “чәчәк атып килүче” шул чит ил идарәчеләре аңлатса, монысы тагын да үтемлерәк”, - ди.

Форумда “Алабуга” сәнәгать мәйданы биләмәләрендә вак дисперслы карбонат кальций җитештерү буенча Татарстан Хөкүмәте һәм “ОМИА Көнчыгыш Европа” компаниясе арасында эш алып баруга ниятләр беркетмәсе дә имзаланган.

Хезмәттәшлеккә ниятләр турында 4 нче беркетмәгә Татарстанның баш сәүдәгәре Хафиз Салихов кул куйган. Анда республика сәүдә министрлыгы белән машина төзүчеләр берләшмәсе һәм Швейцариянең “SwissMEM” электротехник сәнәгать тармагы белән хезмәттәшлек юнәлешләре күзаллана.

Цюрихта узган икътисадый чарада Казанның “Идея” технопаркын да тәкъдир итү оештырыла. Алар чил ил фирмаларына үзләренең медицина, авыл хуҗалыгы һәм нефть – химия тармакларындагы 3 проектын күрсәтәләр.

Соңыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә күпсанлы дөньякүләм журналистларның сорауларына Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һәм Цюрих кантонының икътисадый үсеш департаменты башлыгы Стефан Кукс җавап биргән.

Бүгенге брифингта катнашучылар, булып үткән форумның Швейцария инвесторлары арасында зур кызыксыну уятуына һәм алга таба әлеге ил белән республиканың икътисадый хезмәттәшлеге яңа борылыш алачагына ышана.