Үзбәкстан компаниясе КАМАЗ шассиларын сатып алырга килешү төзеде

Үзбәкстанда бу шассиларны төрле халык тармагы һәм авыл хуҗалыгы техникасын җыйганда файдаланачаклар.

(Чаллы, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы, Мирһади Разов). КАМАЗга эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан делегациясе килеп китте, дип яза җирле басма.

Республиканың премьер-министры урынбасары Гөлемҗан Ибраһимов җитәкләгән әлеге төркем автогигантның төп конвейрында булып автомобильләрнең ничек җыелуын карады. Кабиналар цехында да үзбәк кунакларына бик ошады. Урта Азия вәкилләре КАМАЗның фәнни-техник үзәгендә машиналарның ничек итеп тест-драйв үтүләренә шаһит булдылар.

Үзбәкстан делегациясе белән КАМАЗ җитәкчелеге арасында безнең автомобиль шассиларын UzAuto TRAILER компаниясенә җибәрү турындагы контрактка кул куелды. Үзбәкстанда бу шассиларны төрле халык тармагы һәм авыл хуҗалыгы техникасын җыйганда файдаланачаклар. КАМАЗ шассиларының ныклыгын, гомумән сыйфатын урта азиялеләр яхшы бәяләделәр.