ТР Инвестиция-венчур фонды директоры: “Татарстанның инновацион проектлары игътибарга лаек”

Кремний үзәнлеге эшкуарларына Татарстанда инновацияләр үсеше өчен булдырылган инфраструктураны күрсәтәчәкләр

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның инновацион проектлары игътибарга лаек. Республикада инновацияләр үсеше өчен тиешле бөтен инфраструктура булдырылган, бүген аны Татарстанга килгән Кремний үзәнлеге эшкуарлары делегациясенә күрсәтәчәкләр.
Бүген ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов республикабызга Америка венчур капиталистлары делегациясе визитына багышланган матбугат конференциясендә әнә шул хакта хәбәр итте.
“Без Халыкара базарларга чыгу өчен өстәмә тәҗрибә һәм компетенцияләргә мохтаҗлык кичерәбез. Әлеге визиттан соң безнең инновацион проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәгенә өметләнәбез”, - дип ассызыклады ТР Инвестиция-венчур фонды директоры. Ул хәбәр иткәнчә, Кремний үзәнлеге делегациясенең Татарстанга визиты нәтиҗәләре буенча уртак фондлар төзеләчәк, алар республика индустриясен үстерү өчен Халыкара кагыйдәләр буенча эшләячәк.
Матбугат конференциясендә катнашкан «DFJ VTB Aurora» компаниясе идарәче директоры, ТР Инвестиция-венчур фонды попечительләр советы әгъзасы Александра Джонсон соңгы елларда Россиядә булган үзгәрешләрне билгеләп үтте. “7 ел эчендә илдә эшкуарлар саны артты, Россия эшкуарлары Америка инвесторларына тәкъдим итә торган бизнес-планнарның сыйфаты яхшырды”, - диде ул.