Татарстан Ауропа реконструкция һәм үсеш банкыннан чистарту корылмаларын төзекләндерү өчен кредит сорый

Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика тәкъдим итә торган кайбер проектлар буенча хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алыштылар

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков һәм Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча идарәче директоры Наталья Ханженкова Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы белән Татарстанның республика тәкъдим итә торган кайбер проектлар буенча хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан энергетика министры Илшат Фәрдиев, республика министрлык, ведомство һәм муниципаль берәмлекләре башлыклары, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының Идел буе федераль округы буенча вәкиллеге башлыгы Михаэль Хоффманн һәм башка рәсми затлар катнашты.
Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы делегациясе Казанга башкалабызда иртәгә старт алачак III “Евромани” Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен килде.
Илдар Халиков Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы вәкилләренә банкирлар Татарстан территориясендә проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Премьер искәртеп узганча, быелның июнендә “Ростехнологияләр”, «Daimler AG», Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы “КАМАЗ” ААҖ акционерлар капиталында үз өлешен арттырды. Килешү шартлары нигезендә, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы «Daimler AG» белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә “КАМАЗ” акцияләренең 4 процентын сатып алды, шул рәвешле партнерлар - «Daimler AG» һәм Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының уртак өлешен 15 процентка кадәр арттырды.
Наталья Ханженкова бу килешүне игътибарга лаеклы проект дип атады. “Бу Татарстанда инвестицион климатны яхшырту өчен мөһим билге булды, - дип ассызыклады ул. – “КАМАЗ” ААҖ акционерлар капиталында өлешне арттыру – без горурлана торган килешү”.
Илдар Халиковның сүзләренә караганда, муниципаль сектордагы проектлар Татарстан белән Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим аспекты булып тора. Очрашу барышында яклар, аерым алганда, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы акчаларын Әлмәтнең чистарту корылмаларын төзекләндерү буенча “Әлмәт-Водоканал” ААҖ инвестиция проектын үстерүгә җәлеп итү мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров хәбәр иткәнчә, проектның бәясе 1,4 миллиард сум тәшкил итә.
“Без Ауропа реконструкция һәм үсеш банкыннан әлеге проект өчен кредит алырга телибез, - дип ассызыклады ул. - Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы – яхшы шартлар һәм зур акчалар тәкъдим итүче социаль юнәлешле банк”.
Очрашуда шулай ук энергия нәтиҗәлелеге, торак-коммуналь өлкә, Казанның “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе белән хезмәттәшлекне дәвам итү өлкәләрендәге уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары каралды.
Наталья Ханженкова ассызыклап үткәнчә, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы проектларын гамәлгә ашырганда республика ягыннан финанс гарантияләре алу мөһим.