Россия Транспорт министрлыгы: Россия һәм Чехия очышларга чикләүләрне бетерде

Ике илнең дә авиация хакимиятләре сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча тиешле меморандумга кул куйды.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Россиянең Жуковский аэропорты һәм Прага арасында авиапассажирлар йөртү буенча чикләүләр бетерелде. Ике илнең дә авиация хакимиятләре сөйләшүләре нәтиҗәләре буенча тиешле меморандумга кул куйдылар. Бу хакта Россия Транспорт министрлыгының гражданлык авиациясе өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты башлыгы Светлана Петровага сылтама белән “Российская газета” хәбәр итә.

2 июльдә "Аэрофлот", "Победа" һәм "Урал авиалинияләре"нең кайбер рейсларны, җирле авиахакимият карары белән, рөхсәтне юкка чыгару сәбәпле, гамәлдән чыгарылуы билгеле булды. Мәскәү белән Прага арасында көн саен ике "Аэрофлот" рейсы гына эшли иде.