Япония инвесторы Татарстанда Бәхетле картлык йортларына 400 млн сум бирергә әзер

Өлкәннәр белән эшләгәндә шәхескә, психологиягә, уңайлы мохиткә, физик күнегүләргә басым ясалачак.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Япониянең Tokushukai Medical Group холдингы Татарстанда Бәхетле картлык йортлары төзү өчен 400 миллион сумга якын акча кертергә әзер. «Татарстан Республикасы ФармМедПолисы» кластеры президенты Альберт Гайфуллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.«Безнең уйлавыбызча, әлеге йортларда өлкәннәр социаль тернәкләндерү узачак, тиешле тәрбия алачак. Биредә барысы да япон философиясенә корылачак. Бу бөтенләй башка төрле якын килү, бүтән алымнар. Әлеге йортларда шәхескә, психологиягә, уңайлы мохиткә, даими физик әзерлеккә басым ясалачак», - дип искәртте ул.Компания өлкәннәрне озак вакыт карау-тәрбияләү базарына маркетинг тикшеренүләре үткәргән һәм Татарстанда бу проектны гамәлгә ашыру өчен гаять зур потенциал булуын ачыклаган. Әйтик, республикада өлкән яшьтәгеләргә 2,5 меңнән артык койка бирелә. Урыннарга ихтыяҗ үсә бара, чөнки өлкәннәрнең саны ел саен арта. Бүгенге көндә алар Татарстан халкының 25 процентын тәшкил итә. 2025 елда исә 27 процентка, ягъни 1 миллионга җитәчәк.Инвестиция күләме йортларның санына бәйле булачак, дип искәртте Альберт Гайфуллин. Әгәр микрорайоннарда торак булмаган йортларның беренче катларында 10-15 койкадан торган картлар йорты челтәрен төзү мөмкинлеге бар икән, бу бер үзәккә 2 миллион сумга якын акча кирәк булачак дигән сүз. «Әгәр Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан өлкәннәрне бер урында кабул итә торган гаять зур Бәхетле карлык йорты төзелсә, бу очракта инвестицияләрнең якынча күләме 300-400 миллион сум тәшкил итәчәк», - диде ул.