Россиядә кече һәм урта предприятиеләрдә мәшгуль кешеләр саны сизелерлек кимегән

Экспертлар моны салымнарның артуы һәм россиялеләрнең реаль керемнәре кимүе белән аңлата.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Россиядә бер ел эчендә кече һәм урта предприятиеләр саны – 4 процентка, ягъни 5 миллион 690 меңгә, әлеге секторда мәшгуль хезмәткәрләр саны 5 процентка, ягъни 16 миллионнан 15,2 миллионга кадәр кимегән. Бу хакта «Известия» газетасы «Опоры России» (ул Федераль салым хезмәте мәгълүматларына таяна) тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.Мондый тискәре тренд беренче тапкыр 2016 елда теркәлгән. «Опоры России» президенты Александр Калинин моны халыкның реаль керемнәре һәм ихтыяҗның кимүе, шулай ук өстәмә кыйммәткә салымның 18 проценттан 20 процентка кадәр артуы (һ.б.) белән аңлата.Эксперт билгеләп үткәнчә, кайбер шәхси эшкуарлар, эшчәнлекләрен туктатып, үзмәшгульләр сыйфатында яңадан теркәлергә дә мөмкин. Әмма шулай булса да, тискәре тенденция барыбер сакланыр иде.«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Татарстанның кече бизнеска бирелгән кредитлар күләме буенча лидерлар рәтенә керүе хакында хәбәр иткән иде.