Рөстәм Миңнеханов «Алабуга»ның өченче чиратына 29 миллиард сум бүлеп бирүне сорады

«Алабуга» һәм «Иннополис» Россиядә иң нәтиҗәле махсус икътисади зоналар дип табылды.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәтенә «Алабуга» махсус икътисади зонасының өченче чиратына федераль бюджеттан 29 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы РФ Министрлар Кабинетының финанс-икътисади блогындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, РФ Хөкүмәте башлыгы урынбасары Андрей Белоусов йөкләмәсе буенча әлеге мөрәҗәгатьне карауга профильле ведомство керешкән инде.

«Без ил җитәкчелегенә өченче чиратны үстерү буенча нәтиҗә һәм планнарыбызны тәкъдим иттек, мәсьәләне ил җитәкчелеге караячак», — дип искәртте «Алабуга» махсус икътисади зонасы» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев.

«Татар-информ» агентлыгы 10 июльдә РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның Алабуга» махсус икътисади зонасында булуы хакында хәбәр иткән иде инде. Аңа заводның углерод сүсе җитештерү юнәлешендәге эшен тәкъдим иттеләр.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, «Алабуга» һәм «Иннополис» Россиядә иң нәтиҗәле махсус икътисади зоналар дип табылды.