Казан аэропортының элеккеге директоры «Базэл Аэро» холдингын җитәкли

Алексей Старостин Сочи, Анапа һәм Краснодар аэропортлары белән идарә итәчәк.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). «Казан» халыкара аэропортының элеккеге генераль директоры Алексей Старостин «Базэл Аэро» аэропортын җитәкли. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Базэл Аэро» компаниясе Краснодар, Сочи, Анапа аэропорт комплекслары белән идарә итә. Анда пассажирлар агымы 11 млн кешегә җитә. Предприятие акцияләренә миллиардер Олег Дерипаска, Саклык банкы һәм Changi Airports International Сингапур компаниясе ия.

Искәртеп үтик, Алексей Старостин Казан аэропорты генераль директоры вазифасын 10 елдан артык башкарды һәм әлеге вазифадан агымдагы елның май аенда китте. Казан Кремленең рәсми вәкиле моны «Татарстан кадрлары үсеше үрнәге» дип атады.