Татарстанның 2016 ел бюджеты 2 млрд сумга якын җитешмәүчелек белән гамәлгә ашырыла

Узган ел нәтиҗәләре буенча, дәүләт бурычы 93,4 млрд сумны тәшкил итә.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында ТР финанс министры урынбасары Алексей Шишкин 2016 ел бюджеты үтәлеше хакында хисап тотты. Аның сүзләренчә, узган ел республика бюджет кереме, гомумән алганда, 220 млрд 238 млн 182,2 мең сум тәшкил иткән. Чыгымнар күләме 222 млрд 230 млн 148,2 мең булган.

Урынбасар билгеләп үткәнчә, бюджет дефициты 1 млрд 991 млн 995,6 мең тәшкил иткән.

Салым һәм салымнан булмаган керемнәр күләме 191,8 млрд сум булган. Консолидар бюджет - 262 млрд сум.

2016 елның бюджеты 1 млрд 991 млн 965,6 мең дефицит белән гамәлгә ашырылды, дип ассызыклады Алексей Шишкин.

“Узган ел нәтиҗәләре буенча дәүләт бурычы 93,4 млрд сум тәшкил итә. Федераль бюджет белән чагыштырганда, без быел ярыйсы ук алга киттек. Күрсәткечләр якынча 15 процентка аерыла”, - диде Алексей Шишкин.