Республикада ел ахырына хезмәт хаклары яшәү минимумыннан да ким булырга тиеш түгел

Республикада ел ахырына хезмәт хаклары яшәү минимумыннан да ким булырга тиеш түгел

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомоствоара комиссиясе утырышында, республикада эш хаклары буенча бурычлар мәсьәләсенә кабат тукталдылар. Утырыш беренче вице-премьер Равил Моратов рәислегендә үтте.

ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов сүзләренә караганда, бурычлар июнь башына май аена караганда 32 миллион сумга арткан. Дөрес, эшкәртү сәнәгате әҗәтләрне 18 процентка, авыл хуҗалыгы исә 33 процентка киметүгә ирешкән. Шул ук вакытта төзелеш тармагында эшләүчеләргә эш бирүчеләрнең бурычы 3,5 тапкырга арта. 1 майга ул 6 миллион сум булса, июнь башына 22 миллион сумга җиткән. Транспорт тармагында да, шулай ук Казан шәһәре буенча әҗәтләрнең күбәя баруы әйтелде бүгенге утырышта. Бер “Точмаш” заводының гына да үз эшчеләренә 14 миллион сумга якын бирәчәге бар икән.

Утырышта урыннарда хезмәткә түләү фондын арттыру зарурлыгы турында да искәртелде. Районнар китергән мисаллар күрсәткәнчә, Чаллы буенча хезмәткә түләү фонды 2006 елда 19 миллиард сум булса, 2007 елга ул 23 миллиард сумга җитәр дип көтелә. Алабугада исә быел фонд күләме 3 миллиард 382 миллион сум булса, киләсе елга 4 миллиард 7 миллион сумга үстерү максатын куялар. Бөгелмәлеләр бу юнәлештә 23 процент күләмендә үсешкә исәп тота.

Узган елда республика Президенты , Хөкүмәт тарафыннан 2007 елның ахырына республикада хезмәт хакларының яшәү минимумыннан, ә киләчәктә минималь куллану бюджетыннан да кимрәк булган бер генә хезмәткәр дә калмаслык шартлар тудыру бурычы куелган иде. Равил Моратов бүгенге утырышта әлеге йөкләмәне район һәм шәһәр җитәкчелегенә кабат искәртте.