Татарстанның Инвестиция-венчур фонды Санкт-Петербургта автомобиль аккумуляторлары һәм тыңлау аппаратлар тәкъдим итәчәк

Татарстанның Инвестиция-венчур фонды Санкт-Петербургта автомобиль аккумуляторлары һәм тыңлау аппаратлар тәкъдим итәчәк

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Альбина Нигъмәтуллина). Бүген ачылган X Санкт-Петербург халыкара форумында ТР инвестиция-венчур фонды автомобиль аккумуляторлар җитештерү һәм ишетү сәләтләре зәгыйфь булган кешеләр өчен җәмгыятькә интеграцияләү системасын төзү буенча ике проект тәкъдим итә. Бу хакта Инвестиция-венчур фонды генераль директоры Марат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Автомобиль аккумуляторларын һәм пеноникельне серияле җитештерүне оештыру буенча проектны гамәлгә ашыру бәясе 323 миллион сум тәшкил итә. Чыгымнарны каплау вакыты – 18 ай. Хәзерге вакытта аккумуляторлар бәйсез сынау узган һәм аларның тәҗрибә-сәнәгать партиясе җитештерелгән.

“Ишетү сәләтләре зәгыйфь булган кешеләр өчен җәмгыятькә интеграцияләү системасын төзү” проекты тыңлау аппаратын ясауны һәм начар ишетүчеләр өчен өйрәтү методикасын үз эченә ала. Тәкъдим ителгән аппарат ишетү анализаторы рецепторларына зыян китерми. Хәзерге вакытта тренажер моделе төзелгән, “Ишетергә-сөйләргә” методикасын эшләнә, Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе базасында саңгырау һәм чукрак-телсез балаларны өйрәтүдә уңай нәтиҗәләргә ирешелгән. Проектның бәясе – 27106 мең сум.