Халыкның финанс белемнәрен артырырга кирәк - Икътисад институты директоры

Наилә Баһаветдинова билгеләп үткәнчә, бу ысул югалтылган акчаларның күпмедер өлешен булса да кайтарырга мөмкинлек бирә.

(Казан, 13 май, "Татар-информ", Рөстәм Кильсинбаев). КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Наилә Баһаветдинова "Татар-информ" журналистының “Кризис кичергән банк кертемчеләренә җир фонды бүлеп бирү нәтиҗәле ярдәм булырмы?” дигән соравына: "Басымны индивидуаль эшкуарларга һәм юридик затларга ясарга кирәк", - дип белдерде. Шулай ук ул халыкның финанс белемнәрен артыру кирәклеге турында искәртте.

Белгеч билгеләп үткәнчә, асылда җир фондын бирү карары дөрес, чөнки бу ысул югалтылган акчаларның күпмедер өлешен булса да кайтарырга мөмкинлек бирә.

Наилә Баһаветдинова тагын бер тапкыр халыкның финанс белемнәрен артыру кирәклеге турында искәртте. "Соңгы вакытта проблемалы банклар турында бик күп сөйлиләр, — диде ул. — Барысы да 91нче, 92нче һәм 95-96нчы еллардагы ачы тәҗрибәне онытты. Хәзерге вакытта барысының да игътибары яңа гына ясалган яраның авыртуына юнәлгән. Бәлки үзеңне башкача күрсәтергә кирәктер, мәсәлән, акча белән эш итү турында белемнәр ала башларга. Минем уйлавымча, без сентябрьдән халык өчен акча белән ничек эш итәргә кирәклеге турында курс ачып җибәрәчәкбез".

"Бизнеста эшли алу, акча белән дөрес эш итә белү — ул үзе бер сәләт. Бөтен кеше дә аны булдыра алмый, шуңа моңа әзер булырга һәм белергә кирәк", — дип йомгаклады сүзен Наилә Баһаветдинова.