news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Петербургта иң оста төзүче - Шамил Акбулатов
Милләттәшебез еллык "Алтын мастерок"ка ия булды
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 13 май, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Смольныйда “Ел төзүчесе” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Санкт-Петербургның инвестиция –төзелеш комплексына шәхси өлеш керткәне өчен” милләттәшебез Шамил Акбулатов “Алтын мастерок” бүләгенә лаек булды. Төньяк башкалада моннан җиде ел элек игьлан ителгән бу үзенчәлекле бәйге төзелеш өлкәсендә дәрәҗәле ярышка әйләнде. Агымдагы елда әлеге ярышка кайбер үзгәрешләр кертелде. Ачыклап әйткәндә, бәйгенең архитектурасы үзгәрде, даими башкарма оешмалар төзелде, җиңүчеләрне ачыклау камилләштерелде. Оештыру комитеты карамагына һөнәри берләшмәләр һәм оешмалар тәкъдим ителде. Аннары кабул ителгән таләпләр буенча куелган билгеләр нигезендә эксперт шурасы җиңүчене ачыклады. Җиңүче – хезмәтендә иң югары нәтиҗәгә ирешкән һәм заман шартларында икътисадны үстерүгә сизелерлек өлеш керткән булырга тиеш иде. Шамил Измаел улы шушы таләпләргә тулысынча җавап бирде.
Шамил Акбулатов - Русия Федерациясе атказанган төзүчесе, “Санкт-Петербург Инжстрой” ЯАҖ президенты. 1940 елда Ленинградта туган, Ленинград су транспорты институтын тәмамлаган. Төзелеш инвестициясе һәм икътисады Академиясе әгъзасы. Ул Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы да.
Шамил Акбулатов - Русия Федерациясе атказанган төзүчесе, “Санкт-Петербург Инжстрой” ЯАҖ президенты. 1940 елда Ленинградта туган, Ленинград су транспорты институтын тәмамлаган. Төзелеш инвестициясе һәм икътисады Академиясе әгъзасы. Ул Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot