news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салым хезмәте Татарстанда декларация тапшыручылардан казнага 1 млрд сум керүен көтә

3-НДФЛ декларациясе тапшырырга бурычлы гражданнар 30 апрельгә кадәр аны салым инспекциясенә юлларга тиеш.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Салым хезмәте Татарстанда 2020 ел өчен декларация тапшыручылардан казнага 1 млрд сумнан артык салым керүен көтә.

«Керемнәрен декларацияләргә тиешле физик затлардан тулаем 1 млрд сумнан артык суммага 90 мең декларация тапшырылуы көтелә. Бүгенге көнгә 23 мең декларация тапшырылган», — диде Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Алдарак әйтелгәнчә, 3-НДФЛ декларациясе тапшырырга бурычлы гражданнар 30 апрельгә кадәр аны салым инспекциясенә юлларга тиеш.

«Әгәр гражданнар мөстәкыйль рәвештә 2020 елда алынган керемнәр буенча 3-НДФЛ декларациясен 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырмаса, НДФЛ суммасы салым органы тарафыннан исәпләнәчәк. Салым суммасына пенялар һәм штрафлар да өстәләчәк», — диде Марат Сафиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100