Татарстанда нефть бәясе төшүенә бәйле вазгыять буенча чаралар планы әзер

«Икътисадның реаль секторында предприятие һәм оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә оператив мониторинг билгеләнде», — диде министр.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда нефть бәяләре төшү белән бәйле куркынычларны киметү буенча чаралар планы эшләнгән. Татарстан Хөкүмәте әзерләгән документны якын арада расларга ниятлиләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Ул соңгы берничә көндә финанс һәм нефть базары негатив вакыйгалар тәэсирендә булуын искәртте. РФ Хөкүмәте Россия Банкы белән вазгыятьне тотрыкландыру буенча оператив чаралар күргәнен, бу нисбәттән Хөкүмәт комиссиясе оештырылганын билгеләп узды. «Илдә финанс тотрыклылыгын саклап калу, финанс бурычларын үтәү өчен барлык кораллар һәм ресурслар бар», — диде.

Министр әйтүенчә, Татарстанда республика программаларын, илкүләм проектларын финанслау һәм гамәлгә ашыру дәвам иттерелә.

«Тышкы икътисадтагы хәлләрне күздә тотып, икътисади һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү, башкарма хакимият, җирле үзидарә, предприятие һәм оешмаларның үзара тыгыз элемтәсен булдыру максатларында, Татарстан Хөкүмәте шушы тискәре вакыйгалар белән бәйле рискларны киметү буенча чаралар планын эшләде. Якын арада документ расланачак», — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул предприятие һәм оешмалар вазгыятьне даими мониторинглап торуын әйтте. «Икътисадның реаль секторында предприятие һәм оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә оператив мониторинг билгеләнде. Хәзер оешмалар үзләренең киләчәк эшенә карата фаразларын да җиткереп барырга тиеш», — диде.

Нефткә бәяләрнең кисәк төшүе 9 мартка туры килде, ул көнне нефть 30 процентка кадәр арзанайды, бер баррель өчен 31 долларга калды.