Түбән Камада хатын-кызлар өчен эшмәкәрлек нигезләренә багышланган форум үткәреләчәк

Очрашуның төп максаты - гүзәл затларга һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). 16 мартта Түбән Камада хатын-кызлар өчен "Хатын-кызларча бизнес яки уңыш миңа килешә" эшмәкәрлек юнәлешендәге форум узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

Аны эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге белән берлектә "Түбән Кама хатын-кызлары" оешмасы үткәрә. Форумда 150-200ләп хатын-кыз катнашыр дип көтелә.

Бу - Түбән Кама өчен әле беренче шундый тәҗрибә. "Түбән Кама хатын-кызлары" оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина сүзләренә караганда, форум эшмәкәр булып китәргәме-юкмы дип шикләнгән хатын-кызларга дөрес юнәлеш бирүгә багышланган. Төп максат - гүзәл затларга һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү.

Форум музыка көллияте бинасында уза. Анда эшкуар хатын-кызлар, бу өлкәдә хезмәт күрсәтүче белгечләр, психологлар чыгыш ясаячак. Катнашу бушлай, әмма сылтама буенча алдан теркәлү таләп ителә.