Быел эшмәкәрлек үсешенә субсидияләр рәвешендә ярдәм итү буенча “ЛИЗИНГ-ГРАНТ” программасы иртәрәк старт алды

Былтыр республикада “Лизинг-грант” программасының гомуми финанслау күләме 583,9 млн сум тәшкил иткән

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгеннән республикада “ЛИЗИНГ-ГРАНТ” программасы старт ала. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 13 нче марттан башлап, “ЛИЗИНГ-ГРАНТ” программасы буенча субсидияләр формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, конкурс нигезендә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алу турында игълан итә. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы урынбасары Артем Сироткин сөйләде.

Конкурста катнашу өчен заявкаларны ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге кабул итәчәк. Теләге булганнарга Казанның Мәскәү урамы, 55 нче йорт адресы буенча урнашкан министрлык бинасына килеп,125 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9 дан 18 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9 дан 16 сәгать 45 минутка кадәр вакыт аралыгында килергә була.

“Гадәттә, эшмәкәрлеккә ярдәм программаларын финанслау елның икенче яртысында старт ала иде, быел эшмәкәрләрдән, шул исәптән, сезонлылык факторы мөһим булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән мөрәҗәгатьләр күп булганлыктан, планлаштырылган акчаларның республика өлеше хисабына, бу ярдәмне иртәрәк башларга булдык. Әлегә башлангыч финанслау 60 млн сум күләмендә билгеләнде, алга таба ул арттырылачак. Күпмегә икәне Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында ничек катнашуыбызга бәйле булачак”, - дип белдерде Артем Сироткин. Ул хәбәр иткәнчә, федераль бюджеттан каралачак финанслау күләме апрель азагында тәгаенләнергә тиеш.

Департамент башлыгы урынбасары ассызыклаганча, республикада шактый гына эшкуарлар шушы программа нигезендә ярдәмгә лаек булды. Былтыр республикада “Лизинг-грант” программасының гомуми финанслау күләме 583,9 млн сум тәшкил иткән, быел республика бюджетында эшмәкәрлеккә ярдәм программаларын финанаслауга якынча 500 млн сум акча каралган. Федераль ярдәмне исәпкә алып, гомуми сумма 1,2 млрд сумга җитәр дип көтелә. “Тулаем алганда, бу суммалар алдагы елларныкына тәңгәл”, - дип белдерде Артем Сироткин.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт финанс ярдәме күрсәтү кысаларында, узган елда шулай ук “Инновацияләр” (гомуми финанслау күләме 123,3 млн сум), “Кластер грантлары” (гомуми финанслау күләме 72,2 млн сум), “Техприсоединение”, “Мәгариф”, “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр” программалары чаралары гамәлгә ашырылган.