2018 елда Татарстанда машина төзелеше 7,9 процентка кимегән

Тармак күрсәткечләрен арттырырга цифрлаштыру һәм югары уку йортлары белән эшләү ярдәм итәчәк, диделәр Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан машина төзелеше секторында сәнәгать җитештерү индексы 7,9 процентка кимегән. Соңгы елларда бу тармак күрсәткечләренең беренче тапкыр төшүе. Төп сәбәп - тискәре динамика – санкцияләр аркасында чит илгә чыгару акрыная. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы белән Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында республика Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде.«2016-2017 елларда машина төзелеш үсеш темплары буенча сәнәгать алдынгысы иде, хәзер аның төшүе күзәтелә.Тармакта сәнәгать җитештерүе җыелма индексы 92,1% тәшкил иткән»,- диде министр.Күрсәткечләрнең кимүе республика тармак предприятиеләренең чит ил санкцияләре аркасында чит илгә чыгару буенча тискәре динамикага бәйле, диде Альберт Кәримов. Башка сәбәпләр арасында нефть җиһазларына һәм махсус техникага, шулай ук 2017 елда предприятиеләр тарафыннан эре, әмма бервакытлы заказлар кимү дә бар.«Әмма тармакта үсеш темплары уңай булган предприятиеләр дә бар. Шуңа күрә төп бурыч - алдынгы технологияләр һәм цифрлаштыру, шулай ук җирле югары уку йортлары белән эшләүне активлаштыру исәбенә күрсәткечләрне арттыру», – диде Альберт Кәримов.Министр йомгаклау сүзендә узган ел нефть табышы (101,8%), нефть эшкәртү (106,4%), химия һәм нефть химиясе (103,8%), оборона-сәнәгать комплексы (116%), шулай ук энергетика (106,4%) һәм ваклап сату (106,1%) тармаклары күрсәткечләре артуын әйтте.