Менделеевск делегациясе Кытай инвесторлары белән очрашты

Инвесторлар сәнәгать җитештерүе өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.
(Менделеевск, 13 гыйнвар, "Татар-информ", "Менделеевск яңалыклары"). Яңа ел алдыннан Валерий Чершинцев катнашындагы район җитәкчелеге Кытай инвесторлары белән очрашты. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.Инвесторлар сәнәгать җитештерүе өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. Район башлыгы Валерий Чершинцев районга Кытай делегациясе киләчәген билгеләде."Алар безнең территорияне үстерүгә өлеш кертергә әзерләр, 500 эш урыны булдырырга", - диде Валерий Чершинцев.