Рөстәм Миңнеханов Минскида «Великий камень» Индустриаль паркы эше белән танышты

ТР Президенты ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Күпфункцияле үзәк вәкилләрен тәҗрибә алмашу өчен Минскига җибәрергә тәкъдим итте.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскига эш сәфәре кысаларында «Великий камень» Индустриаль паркында булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнехановка паркның Минскидан 25 чакрым ераклыкта – халыкара аэропорт, тимер юллар, Берлин-Мәскәү автомобиль магистрале янында урнашуы хакында сөйләделәр. Парк машина төзелеше, электроника һәм телекоммуникацияләр, химия, биотехнологияләр, яңа материаллар, логистика, фармацевтика, электрон коммерция, зур күләмдәге мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү һ.б. юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. «Сез дөрес юлда. Бу юнәлешне, һичшиксез, үстерергә кирәк. Монда торак объектлар төзүегез дә бик яхшы. Бу яшь белгечләрнең Белоруссиядә төпләнеп калуына ярдәм итә. Әлеге проектны Кытайдагы партнерлар белән гамәлгә ашыруыгыз да дөрес. Кытайның сәнәгать зоналарын үстерүдә тәҗрибәсе зур», - диде Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты шулай ук «Бер станция» инвесторлар һәм резидентларга комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә булып, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Күпфункцияле үзәк вәкилләрен һәм республиканың махсус икътисади зоналары җитәкчелеген тәҗрибә алмашу өчен Минскига җибәрергә тәкъдим итте.