Яшел Үзәндә эшкуарлар өчен семинар ачыла

Мондый семинарлар республикада 2015 елдан оештырыла, быел алар чиратлашып, һәр муниципаль районда үткәрелә.
(Яшел Үзән, 12 декабрь, “Татар-информ”, “Новости Зеленодольска”). Татарстан Икътисад министрлыгы оештырган “Бизнес десант” белем бирү проектының икенче сезоны башланды. 12 декабрьдә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Горький исемендәге Мәдәният үзәгендә район эшкуарлары белән очрашу узачак, дип хәбәр итә zpravda.ru сайты. Эшкуарларга дәүләт ярдәменнән файдаланырга өйрәтү, уңышлы эшчәнлек өчен тәҗрибә уртаклашу максатыннан белгечләр җәлеп итеп, мондый семинарлар республикада 2015 елдан оештырыла. Үткән ел анда 5 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Быел семинарлар чиратлашып, һәр муниципаль районда үткәрелә.