Владимир Путин барлык дәрәҗәдәге бюджетларны программа принцибына күчерергә чакырды

Моны якындагы ике ел дәвамында эшләргә кирәк, дип билгеләде дәүләт башлыгы

 (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Виславская). РФ Президенты Владимир Путин бүген Федераль Җыенга еллык юлламасын җиткергәндә, якындагы ике елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларны программа принцибына күчерергә чакырды.
Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, 2012 нче елның май указларында барлык өлкәләрдә илнең динамик үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкрет чаралар билгеләнгән.
“Кайвакыт әлеге әйтелгән планнарны һәм максатларны тормышка ашыру өчен, акчалар җитмәгәнлеген, таләпләрне киметергә, бурычларны җиңеләйтергә кирәклеген ишетергә туры килә. Мин сәясәтне формаль принцип буенча төзергә ярамый, дип саныйм. Әйе, әлбәттә, икътисади конъюнктура үзгәрә ала, ул үзгәрә дә. Ләкин бу максатларны яңадан карау турында сөйләргә сәбәп түгел. Эш белән шөгыльләнергә һәм мәсьәләне чишү юлларын эзләргә, бюджет һәм башка өстенлекләрне төгәл билгеләргә, барлык дәүләт программаларын актуальләштерергә кирәк”, - дип белдерде ул.
Ул чыгышын дәвам итеп, якындагы ике ел дәвамында барлык дәрәҗәдәге бюджетларны программа принцибына күчерергә чакырды. “Бу барысын да механик рәвештә күчерү дигән сүз түгел, бу һәрбер идарәченең шәхси җаваплылыгын нәтиҗәгә ирешүгә беркетеп куюны аңлата”, - дип ассызыклады РФ Президенты.