РФ икътисадының үсеш тизлеге акрынаюы эчке факторларга бәйле, дип саный РФ Президенты

Владимир Путин икътисад үсеше өчен алшартларны эшкә җигәргә кирәклегенә басым ясады

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия икътисадының үсеш тизлеге акрынаюы тышкы түгел, ә эчке характерга ия. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Владимир Путин РФ Федераль Җыенына Еллык юлламасы белән мөрәҗәгатендә ассызыклап үтте.
Ул тулаем эчке продукт күләме буенча Россиянең дөньяның югары үсеш алган икътисадлы илләре бишлегенә керүен билгеләп узды, тик хезмәт җитештерүчәнлеге буенча ул үсеш алган илләрдән 2-3 мәртәбә калыша. “Без һаман глобаль кризис нәтиҗәләрен кичерәбез. Бу аерманы ерып чыгу зарур. Моның өчен тулы куәткә яңа үсеш алшартларын эшкә җигәргә тиешбез. Болар һәммәбезгә дә мәгълүм факторлар: һөнәри белем бирүнең югары сыйфаты һәм сыгылмалы хезмәт базары, уңышлы инвестиция климаты һәм заманча технологияләр”, - дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы Фәннәр академиясенә фән һәм техниканың өстенлекле юнәлешләренә төзәтмәләр кертүне йөкләде.