Владимир Соловьев: “Күргәзмәләр форматы Татарстан сәнәгатьчеләре таләпләренә туры килә башлады”

Владимир Соловьев: “Күргәзмәләр форматы Татарстан сәнәгатьчеләре таләпләренә туры килә башлады”

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Денис Тихонов). Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү” 7нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм «TechnoСварка» 2нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.

Кызыл тасманы кисү хокукы ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе урынбасары Валерий Герасимов һәм ТР Предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассманга бирелде.

Хәзерге күргәзмәләрдә Россиянең 30 шәһәреннән 120дән артык компания, шулай ук 30 илдән компания вәкилләре катнаша. “Күргәзмәләрнең форматы үзгәрүен күрү шатлыклы күренеш, - дип белдерде Владимир Соловьев үзенең сәламләү сүзендә. – Алар сәнәгатьчеләр һәм республикада сәнәгый комплекс үсеше тизлеге таләпләренә туры килә башлый. Яңа технология һәм җиһазлары тәкъдим ителгән мондый күргәзмәләр Татарстан машина төзелеше һәм металл эшкәртү үсешенә үз өлешен кертә”.

Марат Галиев, үз чиратынд,а теләсә кайсы илнең металл эшкәртү торышы – аның үсеш күрсәткече дип билгеләп үтте. “Татарстанда әлеге тармак дистә ел буе үстерелә һәм бай традицияләргә ия, - дип өстәде ул. – Республикада металл эшкәртүгә бәйле предприятиеләр шактый. Мондый күргәзмәләр әлеге тармакта эшләүче оешмаларга алга таба да үсәргә этәргеч булыр дип өметләнәм”.

Күргәзмә экспозицияләрендә металл эшкәртү, металл кисү һәм эретеп ябыштыру җиһазлары, төгәл машина төзелеше, контроль-үлчәү җиһазлары, приборлар һәм кораллар, заманча компьютер һәм программалы продуктлар һәм башка бүлекләр бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмәләр кысаларында “Төзелеш индустриясе өчен яңа технологияләр һәм җиһазлары”, “Машина төзелешендә кулланыла торган үлчәү чаралары. Метрологик тәэмин ителеш”, “”Эретеп ябыштыру производствосын аттестацияләү системасы – 2007” дигән темаларга семинарлар үтәчәк.

Күргәзмәләр 14 декабрьгә кадәр дәвам итә.