Мәскәү һәм Татарстан фирмалары дәүләтне техника белән тәэмин итүгә заказ алу хокукы өчен көрәшә

Мәскәү һәм Татарстан фирмалары дәүләтне техника белән тәэмин итүгә заказ алу хокукы өчен көрәшә

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Альбина Нигъмәтуллина). Бүген Татарстан Дәүләт сатып алулары идарәсе ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаментында Татарстанның дәүләт заказчыларын компьютер һәм офис техникасы белән тәэмин итү буенча ачык аукцион үткәрде. Аукцион нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сатуга чыгарылган лотларның 20 миллион сумнан артык тәшкил иткән башлангыч бәясе 1 миллион 620 мең сумга, ягъни 16,7 процентка төште.

ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер билгеләп үткәнчә, аукционда Мәскәү фирмалары вәкилләре аеруча актив катнашты, алар үзләренең техниканы минималь бәядән сатарга әзер икәнлекләрен раслады. Я.Геллер сүзләренә караганда, компьютер һәм офис техникасы белән сату итүче Казанның күпчелек предприятиеләре аларны җитештерми, бәлки Мәскәүдән шактый арзан бәягә сатып ала. Шулай да, ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры фикеренчә, Татарстанның актив эшчәнлек алып баручы кече бизнес вәкилләре дә үз вакыты җиткәч Мәскәү эшкуарлары белән лаеклы төстә көндәшлек итә алачак.

Моннан тыш, дәүләт заказчыларын җиһазлар белән тәэмин итү буенча шундый ук аукцион 11 декабрьдә узган иде. Аукционда гомуми бәясе 15,5 миллион сумнан артык тәшкил иткән лотлар сатуга чыгарылды. Чарада барлыгы 14 дәгъвачы катнашты. Аукцион үткәрү нәтиҗәсендә 4,1 миллион сумлык бюджет чыгымнары янга калдырылды. Бу – тулаем башлангыч бәянең 26,6 проценты дигән сүз.