Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары билгеләнде

Бу елның 7 ноябреннән әлеге вазифаны Илнур Шакиров башкара.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисенең яңа урынбасарын билгеләделәр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле карар хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.«2019 елның 7 ноябреннән Шакиров Илнур Ирек улын Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары вазифасына билгеләргә», — диелгән документта.Комитет узган елның июнендә оештырылган иде. Ведомствоны Иван Гущин җитәкли. Моңа кадәр рәис урынбасары вазифасыннан Альберт Сәлахов китте. Илнур Шакиров аппарат эше буенча зур тәҗрибәгә ия, ул Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервы мәктәбен узды, дип сөйләделәр «Татар-информ»га комитетның матбугат хезмәтендә. 2003 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын, 2007 елда югары уку йортының юридик факультетын тәмамлый. 2011 елдан 2017 елга кадәр Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе, 2017 елдан алып комитетка билгеләнгәнче идарәнең мәгълүмати-аналитик бүлеге мөдире булып эшләгән.