Путин бизнеска ярдәм итмәгән губернаторларга эштән алу белән янаган

Сөйләшү Ярославльдә узган Федерация субъектлары утырышында барган.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ субъектларында алар гаебе белән бизнесны үстерүдә уңай шартлар булдыруга каршылык булса, төбәк җитәкчеләренә административ чаралар һәм кадрлар мәсьәләсе каралачагы хакында искәрткән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә."Әгәр дә уңай якка үзгәреш булмаганда нинди дә булса чаралар күрелсә, шул исәптән административ яки кадрлар мәсьәләсе характерында да, миңа үпкәләш булмасын. Бизнесны үстерү шартлары – икътисад үсешендә төп шартларның берсе. Димәк, бу илнең тормышны алып бара белүенә, көндәшлеккә сәләтле булуына бәйле", - дип билгеләп үткән ул Ярославльдә узган Федерация субъектлары утырышында җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.Дәүләт башлыгы эшмәкәрләр эшчәнлеге өчен шартлар хәзерге вакытта төрле төбәкләрдә төрлечә булуы белән аерылып торуын билгеләп үткән. "Кайвакыт бу нигезле, кайвакыт объектив сәбәпләр күренә, әмма кайчак бөтенләй аңлап булмый", - дип белдергән президент. “Бу турыда барыгызның да аңлавын һәм бу мәсьәләгә җитди каравын телим”, - дигән ул өстәп.