Татарстан Президенты Мәскәүдә узачак Россия энергетика атналыгында катнаша

Әлеге чара үзенең халыкара мәйданчыгында Россиянең ягулык-энергетика комплексы перспективаларын тәкъдим итүче зур предприятиеләрне җыя.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә, 13 октябрьдә, Мәскәүдә узачак Россия энергетика атналыгында катнаша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Бу атнада тагын бер зур чара – Мәскәүдә Россия энергетика атналыгы узачак, анда Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Ул үзенең халыкара мәйданчыгында Россиянең ягулык-энергетика комплексы перспективаларын тәкъдим итүче зур предприятиеләрне җыя, анда шул исәптән энергетика белән бәйле иң актуаль мәсьәләләр хакында да фикер алышалар», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Президент пленар утырышта катнашачак һәм энергетикадагы тармак коллегалары - «Транснефть», «Лукойл» компанияләре вәкилләре белән очрашачак. «Безнең кайбер шартнамәләр буенча килешүләр бар», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.