Бүген Казанда милек белән идарәдә электрон мәйданнарны куллану мәсьәләләренә багышланган илкүләм киңәшмә ачылды

14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк чараны Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлык хезмәткәрләренең электрон аукционнар оештыру һәм уздыруда квалификациясен күтәрү максатыннан оештырган

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлык эшчәнлегендә электрон мәйданнарны куллану мәсьәләләренә багышланган илкүләм киңәшмә ачылды. Аның эшендә Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Валерий Белый, агентлыкның ТР идарәсе җитәкчесе Елена Паткина, башка төбәк идарәләре җитәкчеләре, ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы генераль директоры Яков Геллер, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы җитәкчеләре, дәүләт заказы өлкәсендә эшләүче белгечләр һ.б. катнаша. “Корстон” дагы ачылыш тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды.
14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк чараны Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлык хезмәткәрләренең электрон аукционнар оештыру һәм уздыруда квалификациясен күтәрү максатыннан оештырган. Оештыручылар аңлатуынча, мондый форматта төбәкләргә чыгып очрашу әле беренче тапкыр гына. Җыелу урыны итеп нәкъ менә Татарстан башкаласының сайлануының җитди сәбәбе бар. Республикада 2006 елдан бирле “Электрон Хөкүмәт” проекты буенча актив эшчәнлек бара. Әлеге проектның максаты- гражданнар, оешмалар өчен дәүләт хезмәтләреннән һәм Хөкүмәтнең мәгълүмат ресурсларыннан даими, тоткарлыксыз файдалану мөмкинлеге бирү. Татарстанда спутник навигациясеннән алып администртив процедураларны гадиләштерүгә кадәр заманча технологияләрнең төрле төрләре файдаланыла. Электрон юл белән дәүләт хезмәтләре күрсәтү, электрон документ әйләнеше халык белән эшләүдә дә, федераль һәм республика структуралары белән эшләүдә дә өстенлекле юнәлеш итеп куелган.

Киңәшмәдә катнашучыларны ТР Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләгән Премьер-министр Илдар Халиков белдергәнчә, икътисади үсешнең заманча тәҗрибәсе дәүләт милкенең базар икътисады шартларында зур роль уйнавын күрсәтә. “Алга таба актив хәрәкәт итү автоматлаштыру, эшчәнлекне камилләштерү процессларыннан башка мөмкин түгел”, -дип ассызыклады ул. Хөкүмәт башлыгы мисал итеп Татарстанның агымдагы елның 9 аендагы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен китерде. Бу чорда сәнәгатьтә җитештерү индексы 8 проценттан артыкка үскән. Уртача хезмәт хакы 14 процентка арткан. “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехим”, “КАМАЗ” кебек гигантлар кризиска кадәрге күрсәткечләргә чыга башлаган. “Бу очрашу республика өчен мөһим шартларда уза. Ауропадагы эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе –“ТАНЕКО” ның тест режимында беренче чираты эшли башлады”, -дип ассызыклады ул. Премьер-министр белдергәнчә, республикада кулланыла торган инструментлар 2009 елгы кризисны зур югалтуларсыз узарга ярдәм иткән. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә исәпләнгән проектлар, “Алабуга” МИЗ, “Мастер” Кама индустрия паркы, “Идея” технопаркы – әнә шундыйлардан. Гомуми мәйданы 30 мең кв. метрдан артык булган IT-парк бу исемлектә аерым урын алып тора. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бу ел ахырына анда 82 компания урнашачак, 1500 гә якын эш урыны барлыкка киләчәк. Әлеге югары технологияләр паркының эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып югары мәгълүмат технологияләренең тизләтелгән үсеше калачак. Премьер укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итүгә кагылышлы республика проектына аерым тукталды. Татарстандагы 37 мең мөгаллимнең 12 меңе инде бүген бу төр техника белән тәэмин ителгән. 2010 ел ахырына кадәр тагын 12 мең укытучы ноутбуклы булачак. Калган 13 мең укытучы киләсе елның 1 сентябренә кадәр ноутбук белән тәэмин ителеп бетәчәк. “Бу - ноутбуклар белән тәэмин итү генә түгел, мәктәпләрне тулысынча Интернет челтәренә тоташтыру дигән сүз дә. Биредә кечкенә бистәләрдәге, шулай ук аз комплектлы мәктәпләр дә исәпкә алына. Компьютерлар программалар белән тәэмин ителә”, -ди Премьер-министр.

Соңрак кунаклар игътибарына Татарстанда зур нәтиҗәлелек күрсәтүче “Электрон Татарстан” проекты презентацияләнде. Дәүләт милке белән идарә кебек мөһим мәсьәләдә мәгълүмат технологияләре зур роль уйный. Аның мисалын ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы генераль директоры Яков Геллер Татарстан үрнәгендә күрсәтте. Ул киңәшмәдә катнашучыларга Татарстандагы ЭТИС системасын презентацияләп, электрон мәйданнарның дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларда тоткан мөһим роле турында сөйләде.


Федераль агентлык җитәкчесе Юрий Петров сәламләвен идарә җитәкчесе Николай Николаев ирештерде. “Дәүләт сата яки сатып ала торган барлык милек, хезмәт якын араларда электрон сәүдәгә куелачак. Бу ачыклыкны тәэмин итүдә җитди адым булырга тиеш”, -дип искәртелә анда. Юрий Петров федераль агентлыкның бу бурычны уңышлы тормышка ашыруга бөтен көчен куячагын ышандыра. Аның фикеренчә, Казанда узучы киңәшмә электрон формада аукционнарны оештыруга һәм уздыруга этәргеч бирүче нокта булачак.
Бүген киңәшмәдә катнашучылар югары технологияләр өлкәсендә эшләүче IT-парк белән дә якыннан танышты. Иртәгә фикер алышулар “Корстон”да дәвам итәчәк.